Архив тармагын үстерү максатларында Татарстан Республикасы территориясендә «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы - коммерцияле булмаган оешма һәм халык хакимияте органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының иң яхшы коммерция оешмасы — чыганакларының архивы»дигән конкурс старт алды.
Грантлар түбәндәге юнәлешләр буенча проектларны гамәлгә ашыру максатларында субсидияләр рәвешендә бирелә:
Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы - коммерцияле булмаган оешма һәм халык хакимияте органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының иң яхшы коммерция оешмасы — чыганакларының архивы” дигән республика конкурслары турында”гы 1 октябрь, 2018 ел, 889 нчы карарын үтәү йөзеннән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының архив эше буенча дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган “Минем шәҗәрәм” исемле республика генеалогик тикшеренүләр һәм конкурслар үткәрә.
Конкурслар турындагы нигезләмәләр Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының архив эше буенча рәсми сайтында “Деятельность” бүлегенең “Грантлар, архив конкурслары” бүлекчәсендә (http :// arhiv . tatarstan . ru / rus / archivdoc . htm) урнаштырылган.
Һәр конкурс буенча грант күләмнәре билгеләнде:
1 нче урын өчен - 1 млн. сум;
2 нче урын өчен - 750 мең сум;
3 нче урын өчен - 500 мең сум.