Татарстан Росреестрының “ышаныч телефоны”

2018 елның 9 октябре, сишәмбе
 
   
   
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Росреестры коррупциягә каршы көрәшү алымы булган «ышаныч телефоны» 8(843) 255-25-77 турында исегезгә төшерә.

«Ышаныч телефоны»на  кергән  мөрәҗәгатьләрдә шалтыратучының исем-фамилиясе, атасының исеме, Татарстан Росреестры оешмасы хезмәткәрләренең коррупцион гамәлләре  турында факт булырга тиеш. Мөрәҗәгать биш минуттан да артып китмәсен. Аноним шалтыратулар кабул ителми һәм каралмый. Мөрәҗәгатегезгә җавап аласыгыз килсә, телефон номерыгызны, почта адресын  һәм электрон адресыгызны күрсәтү зарур.
Ялган мәгълүмат бирүчегә РФ Җинаять кодексының 306нчы статьясы буенча җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International