Айрат Хәйруллин: "Бакчачыларны кооперация коткарачак"

2018 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

2019 елның гыйварыннан  бакчачылар турындагы яңа закон  нинди үзгәрешләр китерәчәк, Татарстан дачниклары республикадан  инфраструктураны үстерү буенча нинди ярдәмгә өмет итә алалар һәм ни өчен яшелчә бакчасы – ныклы никах нигезе – шул хакта РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Россия авылы” төбәк проекты координаты  Айрат Хәйруллин сөйли.

  • Айрат Нәҗипович, яңа елдан бакчачылар турындагы яңа закон үз көченә керәчәк. Ул еллар буе инфраструктураны үстерү белән (су, электр энергиясе белән тәэмин итү, җиләк-җимеш бакчаларында эчке һәм тышкы юлларның торышы) бәйләнгән өлгереп җиткән проблемаларны хәл итәрме? Ни өчен иске законны үзгәртү зарурлыгы килеп туды?

  - Безнең Татарстанда халыкның өчтән бер өлеше – бакчачылар, Россиядә җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчалары ширкәтләре 60 меңләп исәпләнә, үзләрен төрле бәяләүләр буенча 60 млн.нан алып 90 млн.га кадәр кеше бакчачы дип саный. Бу халкыбызның иң зур җирләре. Кишәрлекләрдә  үз продукцияләрен үстереп, гражданнар азык-төлек белән тәэмин итү бурычын хәл итәләр, кемнәрнеңдер артык продукцияләре кала, алар аны саталар. Кешеләр дачаларда, беренче чиратта, ял итәләр. Өстәмә физик хезмәт тә бар бит әле. Кайбер  күчемсез милек хуҗалары ул территорияләрдә торак проблемаларын хәл итәләр. Теләсә кайсы төбәктә асылда тулы бер авылларга әйләнгән бакча территорияләре дә бар. Бу  яңа законның гаять зур социаль-икътисадый әһәмияткә ия булуы турында сөйли.

 Бу өлкәдә эшләнгән бөтен эш  әле 1998 елда ук кабул ителгән закон тарафыннан җайга салынып килде. Әлбәттә, ул закон күп нәрсәдә искерде, бүгенге таләпләргә җавап бирми: җәмгыять үсә, таләпләр арта. Шуңа күрә былтыр Хөкүмәт Дәүләт Думасына закон проекты кертте, ул безнең комитетта каралды. Әлеге закон проектында эшләп җиткерелмәгән нәрсәләр бик күп иде, һәм 2017 елда ул кабул ителде. 2019 елның 1 гыйнварыннан закон үз көченә керәчәк һәм шул вакыттан, ул үз тормышы белән яши башлагач, без аны бакчачыларыбызның тагын да күбрәк теләкләре белән тутырачакбыз.

 -Яңа законда нинди уңай үзгәрешләрне  билгеләп үтәргә теләр идегез?

 - Беренче чиратта яңа законның һәр бакчачыга өй салырга хокук бирүен. Шунысы мөһим: закон җиләк-җимеш һәм яшелчә бакчасы җәмгыятен төгәл бүлә. Әгәр сез җиләк-җимеш бакчасы җәмгыятенең  әгъзасы булсагыз,  сез анда капиталь корылма төзи, анда пропискага кереп яши алачаксыз. Элек законда мондый нәрсә юк иде. Әгәр сез яшелчә бакчасы җәмгыяте әгъзасы булсагыз, хуҗалык корылмалары, нинди дә булса абзар (мәсәлән,  эш кораллары һәм уңышны саклау өчен) салып куя аласыз.  Монда инде гражданнарыбыз алданмаска һәм моны белергә тиешләр.

 - Айрат Нәҗипович, әле узган елның язында гына Сез, дачниклар үзара салым программасы  аша инфраструктураны яхшыртып карый алалар, дигән идегез. Бүгенге көндә ул Татарстан Президентының яклавын тапты.  Республика бакчачылары берлегенә анда катнашуга бакчачылык ширкәтләреннән гаризалар килә башлады. Шул хакта тулырак сөйләгез әле...

- Барыннан  да элек шуны әйтергә тиешмен: үзара  салым программасы авыл җирләрендә үзен яхшы яктан күрсәтте. Авыл җирлеге масштабында кешеләр акча кушылып,  зиратны коймалап алу, юллар төзү яки скважина салуны хәл итәләр.  Җыелган һәр бер сумга Татарстан үз бюджетыннан 4 сум  бүлеп бирә. Сезгә нинди дә булса мәсьәләне хәл итү өчен барлыгы 500 000 сум җыелсын өчен авылның 300 кешесеннән 100000 сум җыю җитә. Бакчачылык җәмгыятьләре дә шундый ук принцип буенча киттеләр. Әгәр бакчачылар  үзләренең нужалары өчен үзара салым турында карар кабул итәләр икән, Татарстан үз бюджетыннан  ике тапкыр күбрәк бүлеп бирәчәк. Бу  система бакчачыларның 90 процентка якыны тупланган Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләре өчен аеруча да актуаль булачак.

Шул рәвешчә, яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары җәмгыятьләре инфраструктураны үстерү буенча чын ярдәм алачаклар, аңа республика алар җыйганнан ике тапкырдан күбрәк акча  бүлеп бирәчәк.

 -Бакчачыларга дәүләт ярдәме программасы ничек үсә?

-Бакчачыларга дәүләт ярдәме – үзебезнең, Татарстан, республика проекты. Ул шуның өчен үсә. Президент игътибарны бакчачылар проблемаларына юнәлтте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча җиләк-җимеш , яшелчә бакчалары, гражданнарның  коммерциянеке булмаган дача берләшмәләренең инженерлык инфраструктурасын үстерү чараларына ел саен 550 млн. сум акча бүлеп бирелә. Өч елда  бакча җәмгыятьләрен җитди үзгәртеп корырга, юлларны аларга кадәр китереп җиткерергә һәм су белән тәэмин итүне яхшыртырга карар кабул ителде.

 Элегрәк бу акчаны, барыннан да элек, бакчачылары күп булган районнарга бүлделәр. 2019 елда акча  барлык районнарга аларда бакчачылык ширкәтләре санына бәйле пропорцияләрдә  бүленәчәк.

 Бу программа турында яхшы сүзләр йөри, ул киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип уйлыйм – аннан  файда әйбәт. Әлеге проектны яклап, “Бердәм Россия”  партиясе “Бакчачы өе – гаилә терәге” дигән проектны эшләтеп җибәрде. Теләсә нинди бакча гаиләне туплый. Гаилә, һичшиксез, дачага ял көннәрендә җыелачак, һәм бу алар өчен мөнәсәбәтләрне ныгыту мөмкинлеге.

 

 

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International