Юл-транспорт фаҗигаләре булган урыннан китеп бармагыз

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илфат Җаббаров сүзләренә караганда, соңгы вакытта бистәбездә катнашучылары вакыйга урыныннан качып киткән  юл-транспорт фаҗигаләре арткан.

  • Юл-транспорт фаҗигаләрендә машина йөртүченең законнарда билгеләнгән бурычлары була, - ди Илфат Җаббаров. – Фаҗига булганда бу хәлдә катнашы булган транспорт чарасын йөртүче туктап, юл органнары хезмәткәрләре килеп җиткәнче юл-транспорт фаҗигасе булган урында торырга тиеш. Автомобильне юл-транспорт фаҗигасе булган урыннан кузгатырга ярамый. Машина башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауласа һәм машиналар тыгылса, аларның әйләнеп узуын оештырырга кирәк.Шулай бөтен дәлилләрне һәм җинаять эзен саклап калырга мөмкин. Авария утларын кабызырга һәм тиешле билге (30 яки 15 метр ераклыкта) куярга. ЮХИДИны, “ашыгыч ярдәм”не чакырырга.  Үзеңә  зыян күрүчегә ярдәм күрсәтергә. Яралыларны хастаханәгә илтергә була, шуннан соң вакыйга булган урынга кире  килергә кирәк.

 Әгәр шул таләпләр үтәлмәсә, ЮХИДИ хезмәткәрләре чакырылмаса, ә  юл-транспорт фаҗигасендә катнашучы китеп барса, бу закон  бозу булып санала һәм административ хокук бозуга сәбәп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International