Синең кешеләрең, район: Ралиф Гатинга – 80!

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

 

Редакциягә хат килде, анда Ралиф Хак улы Гатинның туганнары аны 80 яшьлек юбилее белән котлыйлар.

– Без яраткан әтиебезне 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, –диелә хатта. – Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Гаиләләре зур була: ул сигез бала арасында иң олысы. Нәкъ менә шуңа да кечерәк балалар турында кайгырту аның җилкәсенә төшә. Шундый өлкән абыйлары ярдәмендә аның бертуган энеләре һәм сеңелләре югары белем алганнар.

Төзелеш институтын тәмамлагач, Ралиф Хак улы үзенең тормышын төзелешкә багышлый, инженер-төзүче булып эшли, ә аннары Алексеевск районының капиталь төзелеш бүлеге җитәкчесе була. Аның җитәкчелегендә  

административ бина, район башкарма комитеты бинасы, Ленин урамындагы КБО, 2 нче Алексеевск урта мәктәбе һәм башкалар төзелде. Әтиебезне  районыбызда гына түгел, ә бәлки республикада да беләләр һәм хөрмәт итәләр. Аңа “Хезмәт ветераны” дигән мактаулы исем бирелде. Әти – яхшы гаилә башлыгы. Ул ихлас күңелле,  йомшак холыклы, мөлаем кеше – йөзеннән беркайчан да ягымлы елмаю китми. Акыллы, укымышлы, максатка омтылучан, хезмәт сөючән безнең әти. Ул безгә яхшы белем бирде.  Без, аның ике кызы, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә эшлибез, ә улы медицина институтын тәмамлады һәм хирург булып эшли. Ралиф Гатин – алты оныгының һәм бер оныкасының бәхетле бабае.

Без әтиебез белән бик горурланабыз. Аңа гел шундый күтәренке күңелле, шәфкатьле булып калуын телибез. Сиңа, кадерле кешебез, бәхет һәм яхшылык, тотрыклы муллыкта яшәвеңне, гаилә шатлыгы һәм менә дигән кәеф телибез. Нык рухлы, көчле һәм сәламәт, оптимист булып кал

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International