Акция буенча сатып алынган товарны ничек кире кайтарырга

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Хәзерге вакытта сатучы (әзерләүче, башкаручы) товарын сату өчен нинди генә ысуллар уйлап тапмый. Шундый ысулларның берсе – товарны акция яки ташлама белән сату. Бәяне киметү өчен сәбәпләр күп булырга мөмкин. Акция сатучыга яңа гына китерелгән, модалырак һәм рекламалана торган товарны алып кайту өчен  иске, озак яткан товарны сатуның менә дигән  мөмкинлеге. Шул рәвешчә, сатучы үзенең сату күләмен арттырырга тели. Бәяләрне төшереп сату сатып алучыларга да, сатучыларга да файдалы. Сатып алучыларның экономияләргә, сатучыларның яңа товарлар өчен сәүдә мәйданын бушатырга мөмкинлекләре була.

Ләкин сатучылар еш кына  сатып алучыны үзләренең “Акция буенча сатып алынган товар алмаштырылмый һәм кире кайтарылмый”, – дигән  белдерүләре белән   ялгыштыралар. Акция (ташлама) – хуҗалык итүченең (сатучы) хокукы ул. Ул берничек тә “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы 7 февраль, 1992 ел, 2300-1 санлы РФ Законы тарафыннан расланган кулланучы хокукларына йогынты ясый алмый.

Әгәр сыйфатлы товар формасы, үлчәме, фасоны, төсе, габариты һәм комплектланышы буенча туры килмәсә, РФ Законының 25 нче маддәсе нигезендә сатып алучы 14 көн эчендә, сатып алу көнен санамыйча, тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарын алмаштыруга хокуклы. Акция вакытында сатып алынган товарларны кире кайтаруга һәм алмаштыруга законнарда бернинди дә чикләүләр юк. Шуңа күрә әгәр сезгә акция буенча сатып алынган товар теге яки бу сәбәп аркасында ошамаса, аны бер дә курыкмыйча кире кибеткә илтеп бирә аласыз. Тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарны, шул исәптән акция (ташлама) буенча сатып алынган товарны, әгәр күрсәтелгән товар  куллануда булмаса, аның товар йөзе, куллану үзлекләре, пломбасы, фабрика ярлыклары сакланса, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә товарга акча түләгәнлекне раслаучы башка документы булса, алмаштыруга юл куела. Ләкин кулланучыда товар чегы яки касса чегы яисә товарга акча түләгәнлекне раслаучы башка документы булмаса, аны шаһитлар күрсәтмәләренә таяну мөмкинлегеннән мәхрүм итми.  

 

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез:  тиешле сыйфатлы, шул исәптән акция (ташлама) буенча сатылган товарлар бар, алар алмаштырылмый

һәм кире кайтарылмый. Әлеге  товарлар “Кире кайтаруга яки  шундый ук үлчәмле, формалы,  габаритлы, фасонлы, төсле яки комплектланышлы башка товарга  алмаштырылмый торган  азык-төлек булмаган товарлар исемлеге” дигән  19 гыйнвар, 1998 ел, 55 нче РФ Хөкүмәте карары белән расланган исемлектә теркәлгән.  

Исегездә тотыгыз: акция буенча сатыла торган  товар гадәттә акциясез сатыла торган тиешле сыйфатлы товар кебек үк,  кире кайтарыла һәм алмаштырыла.

Кулланучы  РФ Законының 18 нче маддәсендә каралган товарның җитешсезлекләренә карата сатучыга, әгәр алар гарантия срогы яки яраклылык срогы чыкканчы ачыкланган булса,таләпләр белдерергә хокуклы. Әгәр товарга гарантия сроклары булмаса, кулланучы товарын сатып алганнан соң ике ел эчендә үз таләпләрен куя ала. Әгәр кулланучы товарны сезонлы яки бәйрәм ташламалары булганда сатып алса, РФ Законының барлык нормалары үтәлә.

Сатып алган әйберләрегез уңышлы булсын! Исегезгә төшерәбез:  консультацияне Чистай шәһәре, Бебель урамы, 121 нче йорт (тел. 8(84342) 5-49-85),   Алексеевск ш.т.б.,  Совет мәйданы, 6 нчы йорт (8(84341)2-30-77) адреслары буенча алырга була.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль бүлеге

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International