Күчемсез милекне рәсмиләштергәндә мәгълүматны бушлай бирә торган хезмәт

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Күчемсез милеккә, фатирмы ул, әллә җир кишәрлегеме, хокукларны рәсмиләштерү процессы  гади гражданнарда күп кенә сораулар китереп чыгара. Алар килеп туганда Татарстан Росреестры  Росреестрның колл-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә. Бу хезмәт кадастр исәп-хисабы һәм хокукларны теркәү мәсьәләләре буенча белешмә мәгълүматны һәм консультацияләрне тиз арада бирү өчен билгеләнгән. Росреестрның телефон хезмәте күрсәтү  белгечләре  Россия Федерациясенең теләсә кайсы субъекты буенча Росреестрның  территориаль органнары адреслары һәм эш вакытлары турында белешмә мәгълүмат тәкъдим итәләр,  пакет составы буенча  кирәкле документлар һәм аларның эчтәлеге турында консультация бирәләр, шулай ук  Росреестрның рәсми сайты аркылы электрон рәвештә  дәүләт хезмәтләре алуга гаризалар язарга яки кабул итүгә алдан язылырга булышалар.

 Росреестрның колл-үзәгенә мөрәҗәгать итеп, гариза бирүче Росреестрның  территориаль органнары һәм Федераль кадастр палатасының филиалларының кайда урнашулары һәм аларның эш вакытлары, аның гаризасы буенча документларның яки Росреестр Дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә запросларының әзерме-юкмы  икәнлеге турында белә ала һ.б.лар.

 Үзәк заманча технологияләр белән җиһазланган, ул гариза бирүченең нинди төбәктә яшәвенә карамастан, кабул итүне һәм барлык шалтыратуларны теркәүне, шулай ук кирәкле мәгълүматны тиз арада эзләп табуны гарантияли. Әгәр мөрәҗәгать иткән вакытка оператор җавап бирә алмаса, андый сорау өстәмә эшкәртүгә җибәрелә һәм аңа җавап гариза бирүчегә  уңайлы булган теләсә нинди ысул белән (телефон, почта аша җибәрү яки электрон почта аша) өч-биш көн эчендә бирелә. Росреестр хезмәтләре буенча үзегезне кызыксындырган сорауны күп каналлы бердәм 8-800-100-34-34 телефоны буенча бирергә була. Шалтырату бөтен Россия буенча бушлай.  Мөрәҗәгать итү өчен Росреестрның колл-үзәге тәүлек әйләнәсе эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International