Кишәрлекне киңәйтү: сорау - җавап

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Район газетасы редакциясенә  район үзәгеннән бер ханым өй янындагы укишәрлекне киңәйтү мөмкинлегенә кагылышлы сорау белән мөрәҗәгать итте.    

Сорауга  Алексеевск районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Марат Гайсин җавап бирде.

 Сорау:

  • Күрше  кишәрлектә беркем дә яшәмәсә, җир хуҗасының үз территориясен киңәйтергә хокукы бармы?

Җавап:

  • РФ Җир кодексының 39 нчы маддәсендә  дәүләт яки муниципаль җирләрне, җир кишәрлекләрен һәм (яки) шәхси милектәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү турындагы килешүләр төзү тәртибе каралган.

Дәүләт яки муниципаль җир кишәрлекләрен һәм гражданнарның  шәхси милкендә урнашкан һәм шәхси ярдәмче хуҗалык, бакчачылык, яшелчәчелек, дача хуҗалыгы алып бару, шәхси торак төзү өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрен яңадан бүлүгә шул очракта юл куела, әгәр гражданнар милкендә урнашкан җир кишәрлекләре мәйданы яңадан бүлү аркасында җир кишәрлегенең билгеләнгән чик күләменнән артмаса. Шуның белән бергә өстәлә торган җир кишәрлеген аерым формалаштырырга ярамый.

Мәсәлән, әгәр кишәрлегегезнең мәйданы 800 кв. м булса, сез аны  җир кишәрлегенең кадастр бәясеннән 15 %ка  яңадан бүлү юлы  белән 200 кв. метрга киңәйтә аласыз.

Тулырак мәгълүмат алу өчен Алексеевск районының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:  Алексеевск штб., Совет мәйданы, 2 нче йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International