Айрат Хәйруллин: «Шифалы үләннәр, виноград бакчалары үсә торган һәм уңдырышлы җирләр “аеруча кыйммәтле” статусы алачак

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Кичә, 10 июльдә, аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы Комитетында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне камилләштерү һәм алардан нәтиҗәле файдалану мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмә РФ икътисадый үсеш министры урынбасары – Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко белән берлектә үткәрелде.

Агросәнәгать комплексы өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча эшче төркем җитәкчесе Айрат Хәйруллин кирәкмәгән җирләрне кире кайтару мәсьәләләрен җайга салу буенча озакка сузылган эш үткәрде. Ул, бу юлы аеруча кыйммәтле ресурс – авыл хуҗалыгы җирләрен саклауга юнәлдерелгән тагын бер чаралар каралды, дип әйтеп үтте.

 – Файдаланылмый торган җирләр һәм алардан нәтиҗәле файдаланмый торган хуҗалары белән нишләргә? – дигән сорау менә сигез ел дәвамында тикшерелеп килә инде, – диде Айрат Хәйруллин. – Билгеләнешләре буенча файдаланылмый торган җирләрне әйләнешкә кертү турында без эшләгән закон проектына кул куелганнан соң эш алга бара башлады. Бүген билгеләнешләре буенча файдаланылмаучы яки бөтенләй үлән басып киткән җир хуҗаларын җаваплылыкка тарту тагын да зуррак мәшәкать тудыра, – диде Айрат Хәйруллин.

– Беренче чиратта, – дип билгеләп үтте ул, – Россельхознадзор инспекторлары өчен төгәл билгеләүнең төгәл критерийларын – җир билгеләнеше буенча файдаланыламы, юкмы икәнлеген ачыклау бурычы тора. Моннан тыш, авыл инфраструктурасын кайда  төзергә булуны планлаштырырга мөмкин булсын өчен бу җирләрне төгәл зоналарга бүләргә кирәк. Хуҗалары “оныткан” җирләргә килгәндә, муниципалитетларга аларны арендага тапшыру мөмкинлеге бирүне карарга, дигән карар кабул иттек.

 Бу районнарга өстәмә керем алырга һәм авыл инфраструктурасын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, – дип аңлатты аграр мәсьәләләр буенча Комитет рәисе урынбасары.

 Айрат Хәйруллин сүзләреннән күренгәнчә, Җир кодексына “аеруча кыйммәтле” авыл хуҗалыгы җирләре термины кертергә тәкъдим ителә. Аларга шифалы үләннәр, виноград бакчалары үсә торган һәм уңдырышлы җирләр керә.

Росреестр белешмәсеннән:

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр Россиядә мәйданнарының зурлыгы буенча икенче урынны (беренче урынны – урманнар) алып тора, бу – илнең бөтен территориясенең 24% ка якыны. Шуның белән бергә 1 млн.лап гектар җир ел саен авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән чыгарыла. Иң таралган сәбәпләр – җирләрнең үләннәр белән каплануы.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International