Район газетасы: тарих һәм үзгәрешләр

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

Алексеевск районына “Татмедиа” АҖ генераль директорының басма матбугат буенча урынбасары Әлфия Әдиятова килде. Әлфия Нәби кызы район газетасы коллективы белән танышты һәм “Заря” (“Таң”) район газетасының яңа баш мөхәррире  белән таныштырды. “Татмедиа” АҖ филиалы җитәкчесе итеп элек район басмасының бүлек мөхәррире булып эшләгән Ирина Монина билгеләнде.

Очрашу район җитәкчесе Сергей Демидов катнашында узды. Сергей Анатольевич редакциянең иҗат коллективына үсеш һәм уңай үзгәрешләр теләде:

– Район газетасы –дөрес мәгълүмат чыганагы ул. Район газетасы битләрендә без алексеевскилыларны борчучы темаларны күтәрергә, кече ватаныбызда тырышып эшләүче гаилә династияләре, якташларыбыз, товар җитештерүчеләребез һәм предприятиеләребез турында сөйләргә тиешбез. Шулай ук укучыга аңлаешлы итеп язылган аналитик мәгълүмат юнәлешен үстерәсе килә, –дип ассызыклап үтте Сергей Анатольевич.

Әлфия Әдиятова, заман таләбе нигезендә мәгълүмат агымы акрынлап кына басма битләрдән интернет киңлекләренә күчә, халыкны мәгълүматлаштыруга социаль челтәрләр зур йогынты ясый, дип билгеләп үтте:

       Без укучыларыбызны югалтмыйбыз. Басма  матбугатка өстенлек бирүче буын безнең басмаларга языла, ә яшьрәк укучылар санлы ресурсларга өстенлек бирә. Шуңа күрә район газетасының эшне басма матбугатта гына алып баруы ялгышлык. Хезмәткәрләр белән газета сайтларында һәм социаль челтәрләрдә актив эш үткәрелә.Укучыларның киңрәк даирәсен җәлеп итү һәм үстерү өчен  кызыклы проектларны һәм идеяләрне эшләү һәм гамәлгә ашыру, конкурслар һәм акцияләр үткәрү кирәк. Боларны тормышка ашырып булачагына бездә шик юк, – диде Әлфия Нәби кызы.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Без, “Заря” (“Таң”) район газетасы коллективы, көн саен сезнең өчен һәм туган районыбыз хакына эшлибез. Кешеләрнең  мәнфәгатьләрен яклап, мәгълүмат агымының дөреслеген тәэмин итеп, без район басмасын кызыклырак, аңлаешлырак һәм яктырак итәргә омтылабыз. Газета 1930 елда чыга башлый. Аның исеме берничә тапкыр үзгәрә: “Нижнекамский колхозник” (чөнки район берничә тапкыр үзгәртеп корыла һәм үзенең исемен алмаштыра), “Голос стахановца” дип атала. Ә алтмышынчы еллар башында, район Чистай составына кергәч, ул “Чистопольские известия” дип атала башлый. Бары тик  1964 елда гына, күрше муниципалитеттан аерылгач, “Заря” дип атала башлый.

 Исемнәре белән бергә мөхәррирләре дә алмашына. Иң беренче булып  газетага һәм иҗат коллективына элеккеге фронтовик, орден иясе Александр Агафонов җитәкчелек итә башлый. Александр Николаевичны Бөек Ватан сугышы ветераны, районда хөрмәтле кеше, әйбәт гаилә башлыгы, грамоталы җитәкче алмаштыра. Соңрак бу эстафетаны тәҗрибәле журналист Анатолий Самаркин кабул итеп ала. Анатолий Петрович күп кенә яшь кадрлар өчен яхшы укытучы була.

Соңрак, үзгәртеп кору башланганда газета мөхәррире итеп Николай Шалкинский билгеләнә. Николай Александровичны әлеге җаваплы эштә КПСС райкомының өченче секретаре Павел Терентьев алмаштыра. 2000 елда басмага тәҗрибәле хәбәрче Геннадий Метельков җитәкчелек итә башлый, ул шул чактагы яшь иҗат хезмәткәрләре өчен менә дигән остаз була һәм киләчәктә журналист эшчәнлеге өчен менә дигән база әзерли. 10 елның декабрендә район газетасы мөхәррире итеп Сергей Кулёв билгеләнә. Бүген, район басмасының 88 еллык тарихында идарә итү хатын-кыз кулына күчте. Баш мөхәррир итеп Ирина Монина билгеләнде.

Редакциянең иҗат коллективы тормыш белән бер аяктан атлап, район массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүне дәвам иттерә. Безнең alekseyevsk.ru сайтына көн саен 1500 гә якын укучы керә. ВКонтакте төркемендә мөштәриләребез саны 6000 нән артып китте. 3000 нән артык алексеевскилы район газетасының басма вариантын алдыра. Без сезнең турыда сөйләп, сезнең өчен эшлибез. Шуңа күрә кире элемтәгә шатбыз. Әгәр күрергә өлгергән булсагыз, газетаның башында сезгә уңайлы булсын өчен без QR-кодны урнаштырдык, аны үзегезнең смартфоныгызга сканирлап, сез бик җиңел генә безнең сайтка керә алачаксыз. Анда сез төрле чаралардан фото һәм видеорепортажлар, күп кенә файдалы мәгълүмат таба алачаксыз. Идеяләрегез һәм тәкъдимнәрегез белән сез безнең белән zariaalex@yandex.ru электрон адресы буенча, шулай ук Facebook, ВКонтакте, Instagram, Twitter, Одноклассники  социаль челтәрләрендә уртаклаша аласыз.

Хөрмәт һәм рәхмәт белән, “Заря” (“Таң”) район газетасы коллективы


  

 
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International