Күрше районда Чишмә бәйрәме булачак

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

 14 июльдә Лаеш районының Урта Девятово авылында Чишмә бәйрәме юбилее булачак. Традициягә әйләнгән бу чара унынчы тапкыр уздырыла һәм төш вакытыннан алып кич караңгыга кадәр дәвам итәчәк.

Урта Девятово авылы Чишмәсе изге Николай Чудотворец хөрмәтенә изгеләндерелгән. Чишмә озак вакытлар ташландык хәлдә булган, ләкин хәзер территория киртәләп алынган, часовня, купель, беседка, балалар мәйданчыгы, фонтан ясалган. Чишмәгә җан өрү инициаторы -  Урта Девятово авылы кешесе, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. Аның ярдәмендә моннан ун ел элек Чишмә бәйрәме оештырылган, ул хәзер ел саен үткәрелә.

Биредә ветераннарны, иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, гаилә парларын, уку отличникларын, спортчыларны, укытучыларны, авылның күренекле кешеләрен хөрмәтлиләр.

14 июльдә көн буена аттракционнар белән балалар мәйданчыгы, спорт мәйданчыгы эшләячәк, анда уеннар һәм осталык дәресләре узачак. Ярминкә ачылачак, анда кул эшләре әйберләре куелачак, ә кызыксынган кешеләр  үз көчләрен осталык мәктәбендә  балчык савыт-саба ясауда сынап караячаклар.

 Быел оештыручылар сюрприз әзерләгәннәр – бәйрәм кунаклары артистлар чыгышын гына карап калмаячаклар, ә музыкаль, әдәби яки бию номерлары белән “Ирекле сәхнә” эксперименталь мәйданчыгына да чыгачаклар. Әлеге мәйданчык янында яшьләр өчен фитнес дәресе дә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International