Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр: 2018 елның 3 июлендә көндез һәм кич белән һәм 4 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр тизлектә җил, көчле яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал. (Казанда 3 июльдә көн азагында һәм кич белән, 4 июльдә төнлә).
Көнбатыш Кама аръягы буенча
Алмашынучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр, төнлә урыны белән көчле яңгыр.
Урыны белән яшен, давыл, боз.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метрга, көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.
Һаваның минималь температурасы төнлә 18..+21º,
һаваның максималь температурасы көндез +26..+29º.