Контроль-касса  техникасын  куллануның яңа тәртибенә күчүнең икенче этабын гамәлгә ашыру турында

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Контроль-касса  техникасын (ККТ) куллануның яңа тәртибенә күчүнең икенче этабы хезмәтләр өлкәсендә  эшчәнлекне тормышка ашыручы, алдан исәпләнгән керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын яки салым салуның патент системасын кулланучы  салым  түләүчеләрнең яңа буын ККТны куллануга күчүләрен күздә тота.

Ваклап сатучы яки ялланган хезмәткәрләр ярдәмендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүче   сәүдә оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр өчен  яңа тәртип буенча ККТны куллануга күчү срогы 2018 елның 1 июленә кадәр куелды.

 Белешмә:

Федераль салым хезмәтенең оператив мәгълүматлары буенча 2018 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында эшчәнлекләрен гамәлгә ашыручы  13 меңгә якын салым түләүче яңа буын ККТны куллануга күчәргә тиеш.

 Реформаның алда торучы этабын уңышлы гамәлгә ашыру, уртак эш планын булдыру максатында Татарстан Республикасында ККТны куллануның яңа тәртибенә күчүне тәэмин итү буенча оператив штаб (компетенция үзәге) төзелде (Татарстан Республикасы буенча 27.07.2016 ел, 2.1-0-13/0014@) санлы Россия федераль салым хезмәте идарәсе боерыгы), шулай ук ККТны куллануның яңа тәртибенә күчү буенча салым түләүчеләр белән  эшне  оештыру буенча чаралар планы (юл картасы) расланды ( Татарстан Республикасы буенча федераль салым хезмәте идарәсенең 19.04.2018 , 2.1-10/0075@) санлы боерыгы).

 Салым түләүчеләр белән  планлы чараларны үтәүне тәэмин итү максатында www.nalog.ru сайтында  шәхси кабинет аша һәм кәгазь вариантта  ККТны теркәү мәсьәләләре буенча атналык укыту сыйныфлары үткәрү эше оештырылды, республиканың муниципаль районнарында оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен семинарлар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International