Россия почтасы 2019 елның беренче яртыеллыгына элеккеге бәяләр буенча срогыннан элек язылу кампаниясенең башлануын игълан итә

2018 елның 3 июле, сишәмбе

1 июльдән 31 августка кадәр илнең барлык почта бүлекчәләрендә, шулай ук podpiska.pochta.ru сайтында онлайн режимында 2019 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка срогыннан элек язылу кампаниясе үткәрелә. Язылу тәртибе һәм тарифлары 2018 елның икенче яртыеллыгындагы кебек үк кала. Ике ай дәвамында теләге булган бөтен кеше  срогыннан  элек язылу кампаниясендә катнашучы унлап басманы сайлап алып,  моңа кадәрге язылу кампаниясе бәяләре буенча газета-журналларга языла ала. 1 сентябрьдән 2019 елның беренче яртыеллыгына төп язылу кампаниясе вакытында вакытлы матбугатны китерү тарифы 7 процентка күтәреләчәк.  “2018 елгы язылу кампаниясе дәвамында Россия почтасы абунәчеләр һәм нәширләр өчен тарифларны үзгәртмәде. Алар 2017 елның икенче яртыеллыгы дәрәҗәсендә калды. Без  нәшрият бергәлегенең аңлы төстә үтенечен канәгатьләндерәбез.

– Вакытлы матбугатның социаль әһәмиятен аңлап, тарифлар аз артачак һәм әлеге хезмәтне күрсәтүгә предприятие чыгымнары үсешен компенсацияләми, – дип билгеләп үтте почта бизнесы буенча генераль директорның урынбасары Инесса Галактионова.

– Вакытлы матбугатка язылу һәм ташу – почтаның төп социаль бурычларыннан берсе. Нәшрият бергәлеге газета-журналларны ташу, тариф сәясәте белән бәйләнгән барлык мәсьәләләр буенча Россия почтасы белән үзара тыгыз элемтәдә эшли. Без тармакка ярдәм итүгә юнәлдерелгән акыллы һәм төптән уйланылган карарлар кабул итүне хуплыйбыз, – дип билгеләп үтте басма индустриясе предприятиеләре берлеге президенты Сергей Моисеев.

 

Подписканы үзең өчен генә түгел, ә бәлки аны podpiska.pochta.ru сайтында онлайн режимда туганнарыңа һәм якыннарыңа да, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә алучылар өчен дә рәсмиләштерергә мөмкин. Моннан тыш, Россия почтасының барлык филиалларында “Игелек агачы” исемле хәйрия подпискасы буенча акция дәвам итә. Һәркем балалар бакчалары, интернат-мәктәпләр, шулай ук картлар һәм ветераннар йортлары адресына вакытлы матбугатка яздыра ала.

 

Мәгълүмати белешмә:

 

 Россия почтасы – федераль почта операторы, РФның стратегик предприятиеләре исемлегенә керә. Бөтен ил буйлап 42 мең  бүлекчәне үз эченә ала һәм иң зур хезмәт коллективларының берсен – 350 меңгә якын почта хезмәткәрен берләштерә.

 Россия почтасы ел саен 2,5 млрд. га якын хат һәм счет кабул итә (шуларның 1 миллиарды – дәүләт органнарыннан) һәм 365 миллионнан артык посылка эшкәртә. Россия почтасы Россиядә 20 миллионга якын абунәчегә хезмәт күрсәтә, аларга елына 1 млрд. данә  вакытлы матбугат китерелә. Ел саен Россия почтасы аша узучы пенсияләр, түләүләр һәм акча күчерүләрнең    еллык күләме 3,2 триллион сумга якын тәшкил итә.

Россия почтасы матбугат хезмәте.

 т. +7 (495) 956-99-62

press _ service @ russianpos t . ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International