Айрат Хәйруллин: “Басу көне-2018” бездә югары нәтиҗәле һәм тотрыклы авыл хуҗалыгын булдыру өчен потенциал җитәрлек булуын раслады”.
Бүген аграр мәсьәләләр буенча РФ Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин мактаулы кунак буларак “Басу көне-2018” күргәзмәсен ачуда катнашты.
Лаеш районында басу форматында агросәнәгать, инновацион һәм технологик экспозицияләргә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов тантаналы төстә старт бирде.
Мактаулы кунаклар күргәзмә мәйданчыкларын карадылар, катнашучыларның стендлары янына бардылар, республика һәм Россия төбәкләренең агросәнәгать комплексы яңалыклары белән таныштылар.
Аграр мәсьәләләр буенча РФ Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айрат
Хәйруллин ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы мондый масштаблы чарага бик әйбәт әзерләнгән, дип билгеләп үтте.
Быел чарада Россиянең 21 төбәгеннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан һәм Венгриядән 152 компания катнашуын билгеләп үтәбез. Атап әйткәндә, болар – авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлар, ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары, терлекчелек өчен мал азыгы җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр, орлыкчылык компанияләре, авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты агросәнәгать комплексы.
Күргәзмәдә берничә бүлек тәкъдим ителгән: “Үсемлекчелек”, “АПКны инженер-техник тәэмин итү”, “Мелиорация”, “Терлекчелек”, “Хуҗалык итүнең кече формалары”. “Үсемлекчелек” блогында яңа сорт агрокультуралар, үсемлекләрне экологик имин яклау чаралары, заманча технологияләр, ашламаларның төрле төрләре тәкъдир ителә. Быел беренче тапкыр седераль культуралар һәм күп компонентлы азык катнашмалары күрсәтелә. Компанияләр туфракны һәм авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртүнең сөрүдән алып урып-җыюга кадәр бөтен циклын күрсәтәләр.
Күргәзмәдә беренче тапкыр газ-мотор ягулыгы белән эшләүче техника блогы аерып күрсәтелгән. Эшлекле программа кысаларында тәкъдир итүләр, мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелә.
Басу көне кебек чаралар бездә югары нәтиҗәле һәм тотрыклы авыл хуҗалыгы булдыру өчен потенциал җитәрлекбулуын күрсәтә. Азык-төлек иминлеге програмасын тәэмин итү өчен бу бигрәк тә мөһим һәм аерым бер актуальлек ала, – дип күргәзмә эшенең мөһимлегенә басым ясады Айрат Хәйруллин.