Чүп-чар яндыру кагыйдәләрен бозган өчен - штраф

2018 елның 29 июне, җомга

Чүп-чарны теләсә кайда яндырырга ярамый. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча моны махсус бүлеп бирелгән урыннарда гына эшләргә мөмкин.

 Әгәр моны бакчагызда эшләсәгез,  Административ хокук бозулар турындагы  кодексының 20.4 маддәсе нигезендә сезгә, физик зат буларак,  2 мең сумнан алып 3 мең сумга кадәр штраф салалар.

  •  Ә нәрсә соң ул “махсус бүлеп бирелгән урын”? Алар кишәрлектә булырга мөмкинме?
  • Әйе, алар теоретик яктан  кишәрлек кысаларында да була алалар. Ләкин әгәр бөтен таләпләрне дә үтәсәң,  теләсә кайсы кишәрлек параметрлар буенча туры килмәскә мөмкин. Мисалга, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боерыгы нигезендә параметрлар түбәндәгеләр:

 

  • Баштан кимендә 30 сантиметр тирәнлектәге һәм диаметры 1 метрдан артмаган котлован ясарга кирәк. Аны мичкә яки бак белән дә алмаштырырга була.
  • Учак  якындагы теләсә кайсы бинадан 50 метрдан, ылыслы агачлар урманыннан яки аерым үсүче ылыслы агачлардан һәм яшь агачлардан - 100 метрдан һәм яфраклы агачлардан яки аерым үсүче агачлар төркеменнән 30 метрдан   якынрак булырга тиеш түгел.
  • Иң кимендә учактан 10 метр ераклыкта корыган агачлар, коры үлән, чыбык-чабаклар һ.б.лар булырга тиеш түгел.
  • Сез учак янып торганда аның яныннан китмәскә тиешсез. Моннан тыш, янәшәдә, һичшиксез, ут сүндергеч яки су, мәсәлән, янгынны сүндерергә булышучы теләсә нәрсә  булырга тиеш.
  • Чүп-чарны нишләтергә?
  • Көнкүреш калдыклары, кагыйдә буларак, турыдан-туры кишәрлектә утильләштерелергә тиешләр. Моның өчен компост мәйданчыклары һәм чокырлары файдаланыла. Пыяла, тимер, полиэтилен ише утильләштерелми торган калдыклар чүп-чар контейнерларына ташланырга тиешләр. Шулай ук күп санлы махсус коммуналь хезмәтләр һәм төрле предприятиеләр бар, алар чүп-чарны күпмедер акчага кишәрлектән утильләштерелә торган урынга илтеп түгә алалар.
  • Димәк, чүп-чарны җиргә күмәргә ярый, ә яндырырга ярамый?
  • Шулай булып чыга. Ләкин череми торган әйберләрне (пластмасса, пыяла, тимер һ.б.лар) түгел, ә органиканы гына күмәргә ярый. Шуңа күрә андый калдыкларны күмәргә дә,  яндырырга да ярамый, чөнки сез шул рәвешчә җирегезне бозачаксыз һәм аның уңдырышын киметәчәксез

Чыганак: aif.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International