Татарстан Росреестры “Дача амнистиясе” мәсьәләләре буенча консультация бирә

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

 

- 26 июньдә иртәнге 8 дән 12 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе  күчемсез милекне (җир кишәрлекләре, шәхси торак өйләр, гаражлар, мунчалар, дачалар һәм хуҗалык корылмалары) теркәү мәсьәләләре буенча гадиләштерелгән тәртиптә –“Дача амнистиясе” буенча   “Бердәм кайнар линия көне” үткәрә.

 Казан халкы сорауларына 8(843)255-25-71 телефоны буенча Татарстан Республикасы  Росреестр идарәсенең  физик затларның  күчемсез милкен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирә

 Татарстан Республикасының башка шәһәрләре һәм районнары кешеләренең телефоннары Идарәнең рәсми сайтында  (rosreestr.tatarstan.ru)   «Гражданнар мөрәҗәгате» — «Кайнар линияләр» бүлегендә урнаштырылган.  

Шалтыратып, үз сорауларыгызны бирегез, – дип хәбәр итә Росреестрның матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International