Гражданнар сугышы якташларыбызның язмышын икегә бүлде

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Туган як музее гражданнар сугышы башлануның 100 еллыгы елында “Путь в огне и тревоге Гражданской войны” исемле китап әзерләде, анда ике якта да сугышкан алексеевскилыларның язмышы турында сөйләнә. Ә 22 июньдә  бөтен ил  Бөек Ватан сугышы башлану көнен кайгы һәм хәтер көне буларак билгеләп үтте. Левашево мәктәбе директоры Александр Матвеев өчен 2018 елның 22 июне – үзенчәлекле көн, чөнки аның ике бабае да XX гасырның иң канкойгыч сугышында катнашкан. Аларның биографиясе музейның шушы җыентыгында бастырылган.

 Александр Матвеев туган як музеена  сугыш елларының бөтен авырлыкларын үзләрендә кичергән бабайлары турында материаллар китергән. Әтисе ягыннан бабасы Григорий Васильевич Матвеев (рәсемдә гаиләсе белән) 1888 елда Базяково авылында туа. 1914 елда Беренче Бөтендөнья сугышы башлану белән армиягә алына һәм фронтка озатыла. Польша, Венгрия, Румыния территорияләрендә  артиллериядә сугыша.  Өч Георгий тәресе кавалеры,  унтер-офицер.

Гражданнар сугышы вакытында генерал Деникинның шәхси каравылында хезмәт итә. Элеккеге акгвардиячеләр өчен булган амнистия аркасында Совет властеның каты җәзасыннан качып котыла, ләкин  гомеренең азагына кадәр авылдашларыннан  акларда хезмәт иткәнен яшереп килә. Авылда урта хәлле крестьян булып санала, ахыргача колхозга керергә теләми, ләкин раскулачить итүдән куркып кына керергә мәҗбүр була. Шактый грамоталы булганлыктан, Бөек Ватан сугышы елларында “Красный луч” колхозында хисапчы, склад мөдире булып эшли. Бүләкләре булмый. 1979 елда үлә.

Ә менә Василий Иванович Беляевның әнисе ягыннан икенче бабае кызыллар ягында сугыша. Ул Казан губернасы, Спас өязе, Базяково авылында 1990 елның 1 гыйнварында туа.
 1919 елда гражданнар сугышында,1920-1922 елларда  Ерак Көнчыгышта халык революциясе армиясе составында Колчак гаскәрләренә каршы сугыша,  шул исәптән Волочаевка янында  Блюхер  командалыгында Приморьены акгвардиячеләрдән азат итә.          

Бөек Ватан сугышына 1941 елда ТАССРның Куйбышев хәрби комиссариаты тарафыннан алына, Көнбатыш, Брянск, 3 нче Балтыйк буе, Беренче Белоруссия фронтларында, Белоруссия, Балтыйк буе, Польшаны азат итүдә, Көнчыгыш  Померан һәм Берлин, Орлов һөҗүм итү операцияләрендә катнаша. 1942 нең февралендә һәм 1943 нең 26 августында ике тапкыр яралана, Ике “Батырлык өчен” медале  белән бүләкләнә. Ефрейтор. Армиядән кайткач ук, 1946 ның ноябрендә вафат була. Базяково авылы янында җирләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International