Төзекләндерү гамәлдә: Биләрдә юллар ремонтланды

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Алексеевск районында республика һәм муниципаль программаларны гамәлгә ашыру кысаларында районның юл-урам челтәрен капиталь ремонтлауга зур игътибар бирелә. “Алексеевскдорстрой” предприятиесе Биләрдә юлларны капиталь ремонтлый. Авыл кешеләре яңа юлны бәяләргә өлгерделәр инде.
 Юл тармагы хезмәткәрләре ел башланганнан бирле Биләр бистәсендә эшлиләр. Алар биредә сигез километрдан артык яңа асфальт түшәделәр – 3600 метрын – авыл үзәгендә һәм 4600 метрын Изге Чишмәгә.
 Юл түшәмәсе республика әһәмиятендәге юлларны карап тоту һәм капиталь ремонтлау республика программасы буенча ремонтлана.
Юлны капиталь ремонтлау штат режимында уза. Түшәмәне салуда биш техника берәмлеге эшли. Үзебезнең районда җитештерелгән асфальт файдаланыла.
 Яңа юллар турында фикерләре белән авыл автомобильчесе Владимир Паранёв уртаклашты:
 – Юл киң һәм тигез. Әлбәттә, эмоцияләр уңай, монда бер начар сүз дә әйтеп булмый. Автомобильче буларак, ул барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә, дип ышаныч белән әйтә алам. Ә бу бик мөһим. Республика һәм район җитәкчелегенә төрле программаларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтәсе килә, аларда катнашу авылда һәм шәһәрдә тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә.
Биләр – бистә генә түгел. Бу – елдан-ел күбәя баручы туристларны җәлеп итү урыны да. Бөтен Татарстанга һәм аннан читтә дә атаклы Изге Чишмә – бу үзенә күрә бер Мәккә. Берзаман Татарстан Республикасы Президенты, шушы изге урында булып, шулай дип әйткән иде. Моннан тыш, әлеге тыюлык зонасында “Фәнсар” фәнни-белем бирү үзәге урнашкан. Биредә үк бөтен кеше яраткан “Сәләт” фестивале дә уза. Ә килүчеләр иң беренче теге яки бу объектка бара торган юлга карап фикер йөртәләр. Менә хәзер Биләрдәге Изге Чшмәгә яңартылган юл алып бара.
Юл тармагы хезмәтчәннәре әлеге объектларда бүген дә эшлиләр. Алар юл буйларын, урамнарга керү һәм авыл кешеләренең өйләренә кадәр килү юлларын төзиләр.
 Һәркемнең үз юлы, ләкин юл чакрымнары бөтен кешегә бер. Алексеевск юл осталарының эштә югары сыйфат дәрәҗәсенә ирешеп эшләүләрен белеп, алар салган юлларның озак еллар хезмәт итәчәгенә шик юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International