Биләрдәге балалар лагере 25 нче тапкыр (юбилей) иң актив, креатив һәм талантлы балалардан беренче сменаны кабул итә. “Фәнсар” фәнни-белем бирү үзәге үз ишекләрен ачты. Беренче җәйге смена старт алды.
“Фәнсар” ял итү урыны гына түгел. Ул үзеңнең иҗатыңны һәм интеллектуаль потенциалыңны тормышка ашыру мәйданчыгы да. Әлбәттә, балалар аннан яңа дуслар тапмыйча кайтып китмәячәкләр.