1 майдан минималь хезмәт хакы федераль закон нпгезендә 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк. Әлеге яңалык республиканың бюджет өлкәсендә эшләүче 90 мең хезмәткәренә кагылачак. Барлык чыгымнар 1,5 млрд сумга җитә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.