Сугышчан дан музеенда 4 нче Алексеевск башлангыч мәктәбенең 2 нче сыйныф укучыларының экскурсиясе булды. Балалар Әфганстандагы сугыш, Төньяк Кавказдагы вакыйгалар, башка хәрби конфликтларга багышланган экспозицияләр, аеруча кораллар белән бик кызыксынып таныштылар. Аларга "Десантник Стёпочкин" исемле патриотик мультфильм күрсәтелде.