(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Бүген Татарстан Дәүләт Советында 2017 елгы "Парламент дәресе" проектында мәктәп укучылары арасында барган иҗади эшләр буенча республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында республиканың яшь геройларына Россия Коткаручылар берлеге грамоталарын тапшырдылар.
Һәр елны Федерация советы “Балалар – геройлар” Бөтенроссия гражданлык-патриотик проектына йомгак ясый. Федерация советы бүләгенә 2017 елда батырлык кылган 233 герой лаек булды. Шуларның өчесе - Татарстаннан.