Тиз һәм уңайлы

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Россия Федерациясе Президентының “Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре турында”гы Указы нигезендә электрон дәүләт хезмәтләреннән файдаланучы гражданнарның өлеше буенча күрсәткеч 2018 елда – 50 %, бердәм идентификация һәм аутентификация системасында (ЕСИА) теркәлүчеләр проценты 70 % тәшкил итәргә тиеш.
Киңәшмәләрдә даимигә әйләнгән куелган бурычны хәл итүдә актив катнашуга районыбыз предприятиеләре һәм оешмалары, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары чакырыла. Без авыл җирлекләре башлыклары эшенең уңай мисаллары турында бер тапкыр гына язмадык инде. Мәсәлән, Лебедино авыл җирлегеннән Юрий Тюкарёв гражданнарның өйләренә кереп йөрүләре турында сөйләде. Өлкән яшьтә булулары һәм кирәкле шартларның (компьютер һәм Интернетка чыгу) булмавы аркасында күп кенә якташларыбыз әлеге системада мөстәкыйль теркәлә алмыйлар. Андый яшьтәге кешеләрнең компьютер грамотасы булмау турында сөйләп торасы да юк. Әлеге гади булмаган мәсьәләне хәл итүдә безнең социаль яклау бүлеге үрнәк күрсәтә. Бу мәсьәләне бергәләп хәл итәргә кирәк. Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта Алексеевск районында ЕСИА порталыннан файдаланучы гражданнарның проценты 68 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International