5 майда, шимбә көнне, районыбызда “Агач утырту көне” узачак.
Оешмалар, предприятиеләр, шулай ук район үзәге һәм авыл җирлекләре кешеләре әлеге акциягә кушыла алалар.
Парк зоналарын, торак пунктларның башка участокларын һәм территорияләрен яшелләндерү өчен “Биләр урманчылыгы” теләге булган бөтен кешене әлеге акциядә катнашырга чакыра, “Биләр урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесе утырту материалын бушлай тәкъдим итә.
Ассортиментта тау нараты, миләш, корычагач, сәрви агачы, гөлҗимеш, мамыксыз тирәк үсентеләре бар.
Утырту материалын алу буенча килеп туган сорауларыгыз белән урманчылык белгечләренә 2-67-25 (Алексеевск участок урманчылыгы), 40-2-37 (Зур Полянка участок урманчылыгы), 40-9-36 (Баганалы участок урманчылыгы), 43-3-78, 43-3-25 (“Биләр урманчылыгы”) телефоннары буенча умөрәҗәгать итәргә мөмкин.