20 апрельдә “Красный восток” китапханәсе “Библиосумерки” Гомумроссия акциясендә катнашты, аның темасы “Китап тылсымы” (“Магия книги”) дип аталды.

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Яхшы балалар китапларының авторлары бераз гына тылсымчылар. Нәкъ менә алар ярдәмендә башка дөньяга һәм тарихи дәверләргә күчәргә мөмкин.
Китапханәнең китап укучылары һәм “Кайгырту” приюты балалары “Тылсым һәрчак янәшәдә генә, ул безнең тирәдә йөри һәм китап битләренә кереп кача” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар, китапханәче Т. Счастлива белән бергә төрле илләр язучылары китаплары буенча сәяхәткә чыктылар, “20 нче гасыр азагында – 21 нче гасыр башында әдәбият: фэнтези һәм фантастика жăнры”, “Фантаст язучыларның фәнни-фантастик тормышка ашкан фаразлары” слайд-презентацияләрен карадылар. Ә аннары альтернатив тарих, фантастика, фэнтези жанрларында язучы Владимир Поселягин
 белән очраштылар. Ул гаҗәеп дәрәҗәдә җылы шартларда узды. Балалар авторны, аның үз иҗаты турында сөйләвен әйтеп бетергесез зур кызыксыну белән тыңладылар, аңа сораулар бирделәр. Укучыларыбызны бөтен нәрсә: аның ничек укуы, бала чакта нинди китаплар укуы, ничек яза башлавы, китапны ничә көндә язып бетерүе, үз китапларын ничек бастыруы, китап язганда борынгы славян телен файдаланамы икәнлеге, китапларның нинди вакыт аралыгында язылуы һ.б.лар кызыксындырды.
Язучы якташыбыз Владимир Поселягин белән очрашу очрашуда катнашучыларның һәркайсында уңай хис-тойгылар тудырды, күпләр өчен гаҗәеп һәм кызыклы ачыш булды. Шушы очрашу нәтиҗәсендә барысы да: кунак та, аудитория дә канәгать калды, аларга чын автор белән очрашу бәхете тиде. Чара истәлеккә автограф алу белән тәмамланды. Автор китапханәгә һәм “Кайгырту” приютында тәрбияләнүчеләргә үз әсәрләрен бүләк итте. Ә инде бу очрашуда булмаган бөтен кешене китапханәче кунагыбыз бүләк итеп калдырган яңа китапларны алырга чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International