Шушы көннәрдә Мәүлет Нургали улы Мысыргалиев юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

2018 елның 23 апреле, дүшәмбе

Көрнәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Хәмит Медведев, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Лариса Белова һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Светлана Дмитриева хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Коры Көрнәле авылы кешесе Мысыргалиев Мәүлет Нургали улын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
 Мәүлет Нургали улы Әлки районының Татар Мулласы авылында крестьян гаиләсендә туа. “Сугыш вакытында сабан тартып җир сөрергә дә, урак белән иген урырга да, печән чабарга да, мал-туар карарга да туры килә. Нәрсә генә күрмәдек, ләкин беркем дә сугыш вакытында башкача яшәргә була, дип уйламады”, – ди Мәүлет Нургали улы. – Түзәргә, җиңеп чыгарга кирәк иде”.
Ул Себердә слесарь-вагончы булып биш ел хезмәт итә. Ярославль шәһәрендә торф чыгару урыннарында эшли. Туган авылына кайтып, өйләнеп җибәрә. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Төрле эшләрдә хезмәт куя: электрчы да, терлек караучы да, менә дигән балта остасы да була. Мәүлет Нургали улы сабыр, тыйнак кеше. Аның унике оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International