19 апрельдән 21 апрельгә кадәр район үзәгендә «Тоннель» операциясе узачак

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

ЮХИДИның Алексеевск бүлекчәсе җитәкчесе Илфат Җаббаров сүзләренә караганда, 19 апрельдән 21 апрельгә кадәр район үзәгендә «Тоннель» операциясе узачак.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юлның йөри торган өлешендә хокук бозуларны булдырмаячаклар. Шулай ук машина йөртүчеләрнең аеклыгын, куркынычсызлык каешларыннан файдалануларын, балигъ булмаган пассажирларны ташуның дөреслеген һ.б.ларны тикшерәчәкләр.
Юлларда игътибарлы булыгыз, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International