Алексеевск балалар сәнгать мәктәбе педагогы фәнни конференциядә чыгыш ясады

2018 елның 15 апреле, якшәмбе

Чыгыш республика фәнни-гамәли конференция материаллары җыентыгында бастырылган. Республика фәнни-гамәли конференциясендә ТР Мәдәният министрлыгының мәдәният һәм сәнгать уку йортлары буенча республика методик үзәге директоры Фель Татьяна Георгиевна, шулай ук биредә чыгыш ясаган ТРның Балтач муниципаль районы, Әгерҗе муниципаль районы, Буа районы вәкилләре катнашты. Биредә түгәрәк өстәл янында күп милләтле халкыбызның милли мәдәниятен өйрәнү, саклау һәм яңадан торгызу проблемалары каралды.
 – Фәнни конференцияләр тәҗрибә уртаклашырга, фәнни темаларга аралашырга мөмкинлек бирүләре белән файдалы, – ди Светлана Обрезкова. – Фәнни конференцияләр кайбер кешеләргә фәнни процессларда катнашмыйча гына фәннең көнүзәк проблемалары белән танышырга ярдәм итәләр.
 Нинди дә булса идеяләр була-нитә калса, аларны белемле һәм кызыксынучан кешеләр белән тикшерү файдалы булачак. Шул рәвешчә, конференцияләр чит кешеләр ачышлары белән кызыксынырга гына түгел, ә бәлки үз ачышларыңны ясарга, аларның дөреслегенә инанырга да булышалар.
 Моннан тыш, конференциядә һәр катнашучы халык алдында чыгыш ясарга өйрәнә, үзендә яңа сыйфатларны, шул исәптән ораторлык, лидерлык сыйфатларын үстерә һ.б.лар.
 Конференцияләрдә катнашу шәхси һөнәри сыйфатларыңны үстерергә ярдәм итә, бу алга таба эштә кирәк булачак, – дип исәпли педагог.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International