Чаңгы марафоны сериясе йомгаклары

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Казан марафонында 61 минут 01секунд нәтиҗәсе белән 20 километрлы арада дүртенче урынны алган һәм Бөгелмә чаңгы марафонында 40 минут 54 секунд нәтиҗә белән 15 км арада алтынчы урынны алган Зверев Герман чаңгычыларыбыз арасында иң яхшы дип табылды. 47 минут 27 секунд нәтиҗәсе белән 15 км арада 1 нче разрядны үтәгән Гыйсмәтуллин Артур әйбәт нәтиҗә күрсәтте.
Сәйфуллин Илназ 39 минут 14 секунд нәтиҗә белән 10 км арада 3 нче өлкәннәр разрядын үтәде;
Вечканов Даниил (Зур Полянка) 19 минут 24 секунд нәтиҗәсе белән 5 км арада 9 нчы урынны алды.
Өлкән чаңгычылар арасында:
Абдуллин Марсель (үзәк район хастаханәсе) 1 сәгать тә 35 минут нәтиҗәсе белән 30 км арада 12 нче урынны алып, 1 нче разрядны үтәде;
Устинов Евгений 61 минут 58 секунд нәтиҗәсе белән 15 км арада 18 нче урынны алып, 3 нче разрядны үтәде;
Турнина Ольга (Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты) 1 сәгать тә 24 минут нәтиҗәсе белән 15 км арада 6 нчы урынны алды .
Тренер-укытучы Никешин В.В.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International