Алексеевск районында бадминтон буенча ярышлар булды

2018 елның 31 марты, шимбә

Ярышларда кырыктан артык спортчы катнашты. Көрәш каты барды, бу бигрәк тә беренче һәм икенче урыннар өчен барган матчларга кагылды. Ярышларның төп судьясы Илья Черемных, турнир йомгаклары буенча узган ел белән чагыштырганда район үзәгенең дә, авыллардан килгән уенчыларның да уен дәрәҗәсе күтәрелде, дип билгеләп үтте.
 Уеннар башланыр алдыннан спортчыларга яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов, Алексеевск балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рөстәм Кәбиров һәм бистә мэры Александр Харитонов (ул, сүз уңаеннан әйткәндә, 20 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге иң күп санлы ир-атлар арасында өченче урынны алды) хәер-фатихаларын бирделәр.
 Кузьминнар гаиләсенең алга китеше турында да билгеләп үтмичә ярамас, алар бадминтонның һәвәскәрләр клубында актив катнашучылар булып торалар. Юлия берсүзсез 30-45 яшьлекләр категориясендә хатын-кызлар арасында җиңүче булды. Ә ире Петр шул ук яшь категориясендә финал бәйгесендә Дмитрий Левинга җиңелде.
 Җиңүчеләр һәм призерлар исемлеген бастырабыз:

Категорияләр:
45 яшьлек һәм өлкәнрәк хатын-кызлар:
I урын - Алацкова Татьяна (Ялкын мәктәбе);
II урын - Николаева Людмила (Биләр мәктәбе);
III урын - Сергеева Татьяна (Кр.Баран мәктәбе).

30-44 яшьлек хатын-кызлар:

I урын- Кузьмина Юлия (3 нче Алексеевск мәктәбе);
II урын - Фионина Ирина (үзәк район хастаханәсе);
III урын - Воробьева Светлана (“Кояшкай” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе).


  18-29 яшьлек хатын-кызлар:
I урын - Әхмәтова Анастасия (Юеш Көрнәле мәктәбе);
II урын - Гущина Ольга (Ялкын мәктәбе);
III урын - Кубышкина Надежда (3 нче Алексеевск мәктәбе).


 45 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар:
I урын - Галимов Илгиз (Зур Тигәнәле мәктәбе);
II урын - Фомин Владимир (Кр.Баран мәктәбе);
III урын - Смелов Герман (Татэнергосбыт).


  30-44 яшьлек ир-атлар:
I урын - Левин Дмитрий (3 нче Алексеевск мәктәбе);
II урын - Кузьмин Петр (3 нче Алексеевск мәктәбе);
III урын - Харитонов Александр (үзәк район хастаханәсе).


 18-29 яшьлек ир-атлар арасында:
I урын - Халитов Риналь (Юеш Көрнәле мәктәбе);
II урын - Пономарев Игорь (3 нче Алексеевск мәктәбе);
III урын - Александров Никита (Кр.Баран мәктәбе).
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International