28 мартта — Бөтенроссия матәм көнендә алексеевскилылар бөтен ил белән бергә Кемероводагы фаҗига корбаннарын искә алдылар

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Алексеевск рухание Павел Чурашов һәм Алексеевск мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков һәлак булучылар рухына дога кылдылар. Бер минут тын торганнан соң гаепсез үлгән балалар һәм өлкәннәрнең чисталык символы булган йөзләгән ак шар күккә очырылды. Матәм тавышлары астында кешеләр чәчәкләр куйдылар, шәмнәр кабыздылар, халкыбызның батырлык һәм рухи көч символы булган Билгесез солдат һәйкәле янында чәчәкләр калдырдылар. Алексеевскилылар митинг тәмамланганнан соң да әле таралырга ашыкмадылар, алар дәшмичә генә бик озак янып торучы шәм утларына карап тордылар. Күпләр күз яшьләрен тыя алмады.
 Шуларның берсе, унберенче сыйынф укучысы Алсу Гатина үз тәэсирләре белән уртаклашты:
- Дөресен әйткәндә, Кемеровода булган бу фаҗига мине нык тетрәндерде. Мәңгелек ут янындагы акциядә мин күз яшьләремне тыя алмадым. Тормышның бер рәхәтен дә татырга өлгермәгән гаепсез кеп-кечкенә балаларның һәлак булуын аңлау миңа тынгы бирми. Баланы югалтудан да куркынычрак һәм аянычрак нәрсә юк, дип уйлыйм мин. Һәлак булганнарның якыннары һәм туганнарының әрнүен бер тамчы гына булса да җиңеләйтерлек юату сүзе дә табып булмый. Хәзер аларга ничек авыр булуын күз алдына гына китерәсе кала. Чын күңелемнән туганнарының һәм якыннарының олы хәсрәтен уртаклашам. Бу - бөтен ил өчен зур югалту. Алар турында хатирә йөрәкләребездә мәңге сакланыр. Бүтән мондый очрашулар өчен сәбәп булмасын иде.
***
Бу вакытта биләрлеләр дә авылның төп мәйданына һәлак булганнарны искә алу өчен килделәр. Активист Илсур Гаянов бер минут тын торуны игълан итте, шуннан соң күккә 64 ак шар очырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International