Дүшәмбе көнне, эш көне башында Сергей Анатольевич Алексеевск район электр элемтәсе хезмәткәрләре белән очрашты. Аның җитәкчесе Дмитрий Сабурин коллективның соңгы вакыттагы эшчәнлегенә кыскача бәя бирде, аеруча мөһим мәсьәләләрне билгеләп үтте. Коллективны 18 мартта гражданлык бурычларын үтәргә чакырды.
Очрашу азагында Сергей Демидов шулай ук якынлашып килүче РФ Президентын сайлауларга чакырды, коллектив лаеклы төстә килер, дип ышаныч белдерде.
Аннары Сергей Анатольевич шундый ук очрашуны Алексеевск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән дә уздырды.