Район җитәкчесе итеп элек Татарстан Республикасының җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары булып эшләгән Сергей Демидов билгеләнде. Владимир Козонков үзенең отставкага китүе турында хәбәр итте.

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Владимир Константинович үзенең карары турында III чакырылыш район Советының 20 нче утырышында белдерде. Сессиядә муниципаль берәмлекнең 2017 елдагы үсешенә йомгак ясалды. Утырыш Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды.
 Алексеевск районы Советы эш көне тәртибенә кертелгән үз теләге белән отставкага китүе сәбәпле башлык вәкаләтләрен срогыннан элек туктату турындагы мәсьәлә буенча карар кабул итте. “Депутатлар корпусыннан минем карарымны хуплавын сорыйм”, – дип депутатларга мөрәҗәгать итте Владимир Козонков.
Владимир Константинович районны 2004 елдан җитәкләде. Ул 14 ел алексеевскилылар хакына, туган ягыбыз хакына хезмәт итте.
 Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын агроном булгечлеге буенча тәмамлап, 1976 -1978 елларда Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасында инженер-электрчы булып эшли. Инициативалы, белемле яшь белгечкә район җитәкчелеге ингътибар итми кала алмый. Шулай итеп, Владимир Константиновичка елдан-ел иң җаваплы эшләрне тапшыралар: предприятиенең өлкән, аннары баш инженеры, КПСС райкомының бүлек инструкторы, XXII партсъезд исемендәге колхоз рәисе. 1990-1991 елларда Владимир Константинович КПССның Алексеевск райкомының беренче секретаре итеп сайлана. 1991-2004 елларда “Алексеевск сельхозтехникасы”ААҖ директоры була. 2005 елдан район башлыгы булып эшли башлый.
Хәзер Владимир Константиновичка Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында вазыйфа тәкъдим ителде. Алексеевск муниципаль районы Советы Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгының вәкаләтләрен, үз теләге белән отставкага китүе сәбәпле, 2018 елның 22 февраленнән срогыннан элек туктатырга карар итте. Бу карар кабул ителгән көненнән үз көченә керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International