"Не время для героизма!" фильмын күрсәтү

2018 елның 20 феврале, сишәмбе

19 февральдә Алексеевск районының “Яшь гвардия” яшьләр оешмасы “ФОРПОСТ” активистлары белән берлектә сугышчан дан музеенда Юеш Көрнәле урта мәктәбе укучылары өчен экскурсия үткәрделәр. Экскурсия барышында балалар Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда чын сугыш тарихы белән таныштылар. Музейда якташларыбыз батырлыгына багышланган композиция тәкъдим ителгән, шулай ук сугыш чоры экспонатлары куелган иде. Экскурсиядән соң балаларга анда катнашучыларның батырлыгы, кыюлык күрсәтеп, кеше гомерләрен саклап калган Россиянең 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге яшь кешеләре турында сөйләүче “Не время для героизма” документаль  фильмы  күрсәтелде. Шулай ук алар якташларыбыз – Әфганстанда һәм Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар турында фильм да карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International