Аграр колледж студентлары “Ел казанышы-2017!” республика конкурсында җиңү яуладылар

2018 елның 16 феврале, җомга

Отряд җитәкчесе Артур Ждановка бүләкне Татарстан Республикасында балигь булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын саклау буенча комиссиянең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина тапшырды. Колледжның Алена Козлова, Регина Шевцова һәм Рамилә Кәримова тәкъдим иткән студентлар активы студентлар үзидарәсе арасында финалга узды. Моннан тыш, Рамилә “Ел волонтеры” номинациясендә иң яхшылар арасына керде. Әлеге конкурс бары тик һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында гына үткәрелә.
Шунысын да билгеләп үтик, бүләкләү  Әлмәттә узды, конкурста катнашуга 250 дән артык гариза җибәрелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International