Авыл җирләрендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туган очракта бер тапкыр бирелә торган түләү турында!

2018 елның 16 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Авыл җирләрендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туган очракта бер тапкыр бирелә торган түләү турында”гы 2018 ел, 9  февраль, 67 нче санлы карары белән Татарстан Республикасы территориясендә авыл җирләрендә кимендә өч ел даими  яшәүче  хатын-кызларга бер тапкыр түләү билгеләнде.
– 25 яшькә кадәр беренче бала туганда 50 000 сум күләмендә;
– 29 яшькә кадәр өченче бала туганда 100000 сум күләмендә;
2018 елның 1 гыйнарыннан бала тапкан хатын-кызлар Россия Федерациясе гражданлыгы булганда бала туган очракта бер тапкыр бирелә торган түләү хокукына ия.
Игътибар! Бала туган очракта бер тапкыр бирелә торган түләү бала тугач алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткәндә билгеләнә.  
Бер тапкыр бирелә торган түләүне рәсмиләштергәндә яшәү урынындагы социаль яклау органнарына түбәндәге документларны китерергә кирәк:
–    баланың туу турындагы таныклыгы – бала (балалар) туу актын Татарстан Республикасыннан читтә рәсмиләштергән очракта;
–    банкта ачылган исәп-хисап счеты;
–    бер тапкыр бирелә торган түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткәндә гариза бирүчегә паспортын күрсәтергә кирәк.
  (http://pravo.tatarstan.ru).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International