Харис Вәгыйзов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте!

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

 Харис Вәгыйз улы 1928 елда Балык Бистәсе районының Казахлар авылында туа. 1942 елда тракторчылар курсында укый һәм Балык Бистәсе районының “Кызыл Йолдыз” колхозында эшли башлый, анда 1954 елга кадәр эшли. Шулай ук сугыш вакытында Лаеш районында аэродром төзүдә дә булыша. 1954 елда  Алексеевск районында  яңа ДТ тракторларын йөртергә өйрәтү курсларын уза. Курсларны тәмамлаганнан соңАлексеевскида “Загот.зерно”да моторист булып эшли. 1966 елда район газ хезмәтенә эшкә килә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Харис Вәгыйз улының бер кызы, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International