Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләре буенча 2017 елда килгән мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәсендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы тарафыннан үз вәкаләтләре чикләрендә гражданинның бозылган хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен торгызуга һәм яклауга юнәлдерелгән төрле чаралар күрелде.
2017 елның гыйнвар-декабрендә Алексеевск районы буенча 157 кеше (2016 елда – 156, үсеш 0,6%) мөрәҗәгать итте, шуларның 145 е – телдән, 12 се – язмача. Мөрәҗәгатьләрнең 138 е – сәүдә, 16 сы– көнкүреш хезмәтләре, 3 есе – элемтә хезмәтләре өлкәсендә.
Барлык мөрәҗәгатьләр кулланучылар файдасына хәл ителде, телдән мөрәҗәгатьләр буенча “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законы нигезендә кулланучыларга киңәшләр бирелде.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияне түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин икәнен исегезгә төшерәбез. Чистай шәһәре, Бебель урамы, 121, т. 8(843-42) 5-49-85, Алексеевск штб., Совет мәйданы, 6, т. 8(84341)2-30-77.