Беренче акт язмасы Нурлат районының Мамык авылыннан Денис Пономаренкобелән Биләрдән Галина Заверняеваның язмышын берләштерде.
Яңа өйләнешүчеләрнең беренче парына мәңгелек мәхәббәтне символлаштыручы хрусталь аккошлар бүләк ителде.
– Гаиләгез туган көнне шушы истәлекле вакыйга белән чын күңелдән котлауларыбызны кабул итегез! Сезгә гаилә мөнәсәбәтләрегезне үзара мәхәббәт һәм хөрмәт, бер-береңә ярдәм итешү һәм җаваплылык хисләрендә коруыгызны телибез. Беренче бәхетле көннәрегез бүләген саклагыз, аларның нәфислеген һәм сафлыгын гомер буена алып барыгыз. Исегездә тотыгыз: бәхетегез ачкычы – үз кулларыгызда. Яңа елда Алексеевск районында беренче булып корылган гаиләгез озак һәм бәхетле яшәр, дип ышанабыз, – дип фатихасын бирде яшьләргә ЗАГС начальнигы Валентина Увакина.