Левашево авылы кешесенә – 90 яшь

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

2018  елның 20 гыйнварында Левашево авылы җирлеге башлыгы   Светлана Демидова хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Левашево авылы кешесе  Талалов Александр Григорьевичны 90 яшьлеге белән котлады һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырды.

 

Александр Григорьевич ТАССРның Чистай районы, Зур Талкыш авылында туып үсә. Зур Талкыш авылында тракторчы булып эшли.  1952 елда Александр Григорьевичны  чылбырлы тракторда бригада белән буа бууда булышу өчен Алексеевск районының Левашево авылына җибәрәләр. Анда ул булачак хатыны белән таныша, ныклы гаилә корып җибәрәләр, ике кыз һәм бер ул тәрбияләп  үстерәләр. Александр Григорьевичгомере буе Левашево авылында яши, 40 ел “Левашево” совхозында тракторчы булып эшли. Хәзерге вакытта шул ук авылда хатыны белән яши, дүрт оныклары һәм бер оныкчыклары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International