Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында “Ачык ишекләр көне” булачак

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

2017 елның 21 ноябрендә көндезге сәгать 3 тә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында (Павлюхин урамы, 75) “Ачык ишекләр көне” булачак. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм Татарстан Республикасы территориясендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү, табигатьтән файдалануга кагылышлы сорауларга Министрлык белгечләре җавап бирәчәк.

 “Ачык ишекләр көне” Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә узачак.

 Алексеевск районы кешеләре Чистай шәһәре, Фрунзе урамы, 97 а адресына мөрәҗәгать итә алалар. Тел. 8(84342) 5-35-19.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International