Конкурста Алексеевск муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары укучылары һәм җитәкчеләре катнаша алачак. Конкурсның төп бурычлары:
1. Халык арасында электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалануны активлаштырырга ярдәм итү;
2. Конкурста катнашучыларда актив тормыш позициясе тәрбияләү;
3.Алексеевск районының төрле категориядәге гражданнарының дәүләт Интернет-ресурсларыннан файдалануның өстенлекләре турында хәбәрдар булу дәрәҗәсен күтәрү.
Конкурс ике номинациядә: “Электрон рәвешендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыруда иң актив укучы”, “Электрон рәвешендә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне популярлаштыруда иң актив мәктәп” номинацияләре буенча үткәреләчәк.
Конкурста катнашучыларны бүләкләү тәртибе һәм бүләкләү фонды бюджеттан тыш чыганаклар исәбенә конкурсны оештыручылар тарафыннан билгеләнә.