– Бу минем өчен бик кыйммәтле сәфәр булды. Бала чактан ук хыялым тормышымны космос белән бәйләү иде. Мин бирегә килүемә бик шатмын. Монда торган саен кызыгая бара, – дип үзенең хис-тойгылары белән уртаклашты Татарстан Республикасыннан Эльмира Запарова.
“iВолга” Идел буе федераль округының яшьләр форумы призерлары делегациясе Мәскәүгә космосны үзләштерү тарихына багышланган экскурсиягә килде.
Делегация составында Казан ВУЗлары студентлары – Идел буе федераль округында РФ Президентының тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич химаясендә уза торган“iВолга” округы форумында тәкъдим ителгән иң яхшы проектлар авторлары иде.