Алексеевск районында «Тоннель» операциясе булачак

2017 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Пәнҗешәмбе көнне, 14 сентябрьдә чираттагы тапкыр «Тоннель» профилактик чарасы узачак.

ЮХИДИның Алексеевск бүлекчәсе начальнигы Илфат Җаббаров хәбәр иткәнчә, пәнҗешәмбе көнне, 14 сентябрьдә, “Тоннель” профилактик чарасы узачак.
Район үзәгенең Куйбышев урамында иртәнге сигезенче яртыдан тугызынчы яртыга кадәр автомобиль йөртүчеләрнең авто документларын, шулай ук аптечкаларын һәм ут сүндергечләрен, шулай ук пассажирларны йөртү кагыйдәләрен үтәүләрен һәм куркынычсызлык каешларын файдалануларын тикшерәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International