ИСПОЛНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТ АЛЕКСЕЕВСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
|
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АЛЕКСЕЕВСКМУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ
|
|
ПОСТАНОВЛЕНИЕ
_____27.09.2021______ |
п.г.т.Алексеевское |
КАРАР
№ __341__ |
«Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районында 2021 елда балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру турында» Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының 2020 елның
15 декабрендәге 472 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру, 2021 елда мәктәп һәм студентлар каникуллары чорында аларның мәшгульлеген тәэмин итү өчен «2019-2022 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» 2019 елның 5 мартындагы 158 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә шартлар тудыру максатларында
карар бирәм:
- 1 нче кушымтада «Әлеге программа кысаларында хезмәт күрсәтүләр күләменең расланган нормативлары нигезендә үткәрелә торган чаралар» бүлегендә 4 нче пунктта «июнь-август» сүзләрен «ноябрь» сүзенә, «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының мәгариф бүлеге» МКУ» сүзләрен «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Спорт мәктәбе» МБУ» сүзләренә алмаштырырга;
- 2 нче кушымтада «Шәһәр яны лагерьларының, палатка тибындагы лагерьларның профильле сменаларында балаларның ялын һәм аларны савыктыруны оештыру тәртибе» 10 нчы бүлегендә түбәндәге эчтәлекле 10.9 пункт өстәргә:
«10.9 «Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Спорт мәктәбе» МБУ» балаларны сәламәтләндерү һәм ялын яхшырту өчен юлламалар сатып ала».
2. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В. Симашевага йөкләргә.
Башкарма комитет җитәкчесе О.А.Гайнуллин