Район Сабантуенда көрәш: иң көчлеләр ачыкланды

2026 елның 7 июне, якшәмбе

Көрәш келәмендә төрле яшьтәге спортчылар очрашты, ә көрәш тамашачыларны соңгы секундка кадәр киеренкелектә тотты.

 Егетләр арасында абсолют батыр Илья Пустобаев булды.

Кызлар арасында абсолют батыр исемен Анастасия Грачева яулады.

 Ир-атлар арасында 2026 елгы район Сабантуеның төп батыры Алексей Абрамов булды.

Традиция буенча җиңүчеләргә төп бүләк  — тәкә һәм акчалата бүләк  тапшырылды.

Батырларны һәм ярышларда катнашучыларны лаеклы көрәше һәм матур җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International