Новости

2022 елның маеннан РФ Пенсия Фонды Президент карары белән аз керемле гаиләләргә- 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие түли башлады. Очрашу кысаларында сорауларга Россия Пенсия Фондының җирле бүлеге хезмәткәре Уфимцева Наталья җавап бирде.

 

1) Түләүләрне алуга кем хокуклы?

– Айлык түләү алу хокукына ата-аналарның берсе яки Россия Федерациясе гражданы булган һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәүче ,баланың законлы вәкиле ия, баланың шулай ук Россия Федерациясе гражданы булуы һәм Россия Федерациясе территориясендә яшәве шарт.

Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча җан башына яшәү минимумы 10 756 сум  күләменнән артмаган гаиләләргә билгеләнәчәк.

2) Ә түләүләр күләме ничек билгеләнәчәк?

Әлеге Сумма конкрет гаиләдәге вәзгыятьтән чыгып исәпләнә,балага ТР да билгеләнгән   яшәү минимумының яртысына, 75 яки 100 процентына тиң булырга мөмкин. Бу-5 216 сум 50 тиен, 7 824 сум 75 тиен яки 10 433 сум.

түләү гаиләдәге 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге һәр балага бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла.

 

3) Әгәр элек ялгыз ата-анага түләү билгеләнгән булып, яңа түләү билгеләнәчәкме  ? Яки ике пособие дә түләячәкме?

– Әгәр элек бала тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга пособие билгеләнгән булса, хәзер яңа түләү алу өчен гариза бирелә икән, кайсысы күбрәк, кайсысы алучыга отышлырак була,шунысы билгеләнәчәк . Ягъни без ялгыз ата-анага билгеләгән  8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балага айлык пособие яки яңа түләү түләнә. Мондый очракларда, әгәр яңа билгеләнгән гариза буенча түләү күләме алдагысыннан югарырак билгеләнсә, апрель өчен өстәмә түләнәчәк, чөнки яңа түләүләр 1 апрельдән, әмма баланың  8 яшькә җитүеннәндә иртә  түгел.

4) Гаризаны карау сроклары нинди?

Айлык түләү гаризаны кабул итү (теркәү) датасыннан соң 10 эш көненнән дә соңга калмыйча билгеләнә, әмма карау срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин. Бу Пенсия фонды һәм башка ведомстволардан соратып алынган барлык мәгълүматлар ведомствоара электрон багланышлар кысаларында килмәгән очракта. Шулай итеп, гариза 30 эш көне каралырга мөмкин. Ассызыклап  әйтәм, эш көннәре. Кемгәдер тизрәк билгеләгәннәр, ә кемнеңдер гаризасы карау статусында,  борчылырга кирәкми. Ситуацияләр төрле, кемгәдер мәгълүматлар тизрәк килә, кемгәдер бу процесс күп вакытны ала. Әйтик, кемнеңдер транспорт чаралары һәм мөлкәте бар, ә кемнеңдер юк, һәр очрак шәхси. Теләсә кайсы очракта, һәр мөрәҗәгать итүчегә шәхси кабинетка гаризаны карауны озайту яки теге яки бу кабул ителгән карар турында хәбәрнамә киләчәк.

Алга таба, уңай карар чыгарганда түләүне гамәлгә ашыру өчен тагын 5 эш көне бирелә, һәм монда тагын ассызыклап үтәм - эш көннәре .

Аннан соңгы түләүләр айдан соң килүче айның 1-нче  числосыннан  25-нә кадәр башкарыла.

Беренче түләүләрне май аеннан башлап гамәлгә ашыра башладык, шул ук вакытта алар 1 апрельдән билгеләнә. Биредә шуны да билгеләп үтәсем килә, гаризалар бирү белән ашыкмаска кирәк, чөнки агымдагы елның октябренә кадәр тапшырылырга тиешле барлык гаризалар апрель аеннан билгеләнәчәк.

 

5) Түләүне  билгеләүдән, баш тарта алалармы?

- Кызганычка каршы, әйе. Билгеләүдән без баш тартырга мәҗбүр. Шуңа күрә аларның санын киметү өчен гражданнарга яңа түләүләр темасын яктыртып, киң мәгълүмат бирергә тырышабыз, социаль челтәрләрдә бу темага постлар бик күп.

Еш кына без мөрәҗәгать итүче гаиләсенең җан башына уртача кереме Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумыннан артып китүгә бәйле рәвештә, баш тарту турында карар чыгарырга мәҗбүрбез. Җан башына уртача керемне билгеләгәндә гаиләнең һәр әгъзасының керемнәре исәпкә алына: алиментлар, стипендияләр, хезмәт хакы, дотацияләр, пенсияләр һ. б.

Икенче сәбәбе-гариза бирүченең үзенә объектив булмаган бәя бирүе, «нульле керем» кагыйдәләре кулланыла торган очракта, әгәр мөрәҗәгать итүченең тәкъдим ителгән чорда хәтта кыска эш чоры да булмаса. Бу очракта 12 айның 10ы хезмәт хакы булмауның җитди сәбәпләре  белән расланган булырга тиеш. Мәсәлән, инвалид баланы карау, яки мөрәҗәгать итүче күп балалы ата-ана булып тора һ. б.

Өченче сәбәп-гариза тапшырганда, гражданнар гаилә милкенә комплекслы бәя бирүне һәм еш кына күчемсез яки күчемсез милек объектларының рөхсәт ителгән саныннан артып китүен исәпкә алмыйлар.

Шулай ук шуны да билгеләп үтәсем килә, гариза бирүчеләрнең киң таралган хатасы, ул баш тартуга түгел, ә мәгълүмат аныклануга бәйле рәвештә түләү алу датасын кичектерүгә китерә. Бу түләүләрне күчерә торган банк счетының дөрес күрсәтелмәгән реквизитлары, я ул дөрес язылмаган, яисә счет ябык, яисә ул бөтенләй өченче затларга карый. Бу очракта мөрәҗәгать итүчегә гаризада дөрес белешмәләр белән үзгәрешләр кертергә кирәк булачак.

 

6) Гариза бирү өчен кая мөрәҗәгать итәргә кирәк?

- Гариза электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша, Пенсия фондының территориаль клиентлар хезмәтенә һәм КФҮ офисларына тапшырыла.

 

7) Һәм ахырда, яңа түләүләр буенча сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә була?

– Яңа түләүләр буенча мәгълүматны 8-800-6-000-000 номеры буенча гражданнар белән элемтәнең бердәм контакт-үзәге аша алырга яки Россия Пенсия фондының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында сорау бирергә мөмкин. Тулы мәгълүмат шулай ук Россия Пенсия фонды сайтында «8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен айлык пособие»өстәмә битендә урнаштырылган.

"Россия суы" акциясе кысаларында ТИҮ активистлары "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә Кама елгасының яр буен чистарту буенча акция үткәрделәр.

2019 елның 4 июнендә  башкарма комитет җитәкчесе урынбасары  Н.П.Чурин,  социаль яклау бүлеге начальнигы Е.А.Хәмзина, район ветераннар советы рәисе Е.С.Макарихина тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Кызыл Чишмә авылы кешесе Яруллин Җәүдәт Габделхәй улын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа   РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы,  Алексеевск муниципаль районы башлыгы С.А. Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Яруллин Җәүдәт Габделхәй улы ТАССРның Алексеевск  районы,  Кызыл Чишмә авылында ишле гаиләдә туып үсә. Фабрика-заводка өйрәтү мәктәбендә  укый. Сугыш елларында урман кисүдә эшли.

Җәүдәт Габделхәй улы озак еллар  Алексеевск районының  Бутлеров исемендәге совхозында машина йөртүче булып эшли.  Аннары терлекчелек фермасы мөдире итеп билгеләнә. Хатыны белән  өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1973 елда Яруллиннар гаиләсе Казан шәһәренә күчеп китә.  Олы яшьтә булуына да карамастан, Җәүдәт Габделхәй улы һәр елны дача сезонына туган авылына кайта. Татар халкының һәм мөселман диненең бөтен йолаларын тота. Хәзер аның  6 оныгы һәм биш оныкчыгы бар.

2019 елның 1 июнендә район ветераннар советы рәисе Е.С.Макарихина, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Н.А.Семина күп  балалы ана, тыл хезмәтчәне, Алексеевск ш.т.б. кешесе  Машина Александра

Федоровнаны 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы,  Алексеевск муниципаль районы башлыгы С.А. Демидовтан бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Машина Александра Федоровна  2019 елның 1 июнендә Ульяновск өлксенең  Иске Майна районы, Жидяевка авылында туа. 12 яшеннән өлкәннәр белән беррәттән  басуда эшли, үгез җигеп, бөртекле ашлык ташый.

 Сугыштан соң фронтларны йөреп кайткан егеткә кияүгә чыга, ире белән бергә өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бөтен хезмәт эшчәнлеге   «Красный

восток» совхозында уза, эш стажы - 40 ел. 8 оныгы, 13 оныкчыгы бар.

2019 елның 12 гыйнварында Алексеевск районының Сабакай авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Рогожкина Ольга Яковлевнага 90 яшь тулды.

     Ольга Яковлевна Алексеевск районының Сабакайка авылында туа. Бөек Ватан сугышы вакытында бала колхозда төрле эшләрдә эшли, икмәк ташый, Лаеш авылында агач әзерләүдә эшли, сугыштан соң Сабакай авылы медицина пунктында санитария булып эшли, лаеклы ялга чыга. Ольга Ивановна ике баласы, ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.   

 

12 июль көнне 2018 елгы башлыгы Алексеевск шәһәр җирлеге башлыгы Александр Харитонов, социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Хамзина белән котладылар 95 яшь тулу уңаеннан хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне жительницу п. г. т. Алексеевск Макарову Прасковью Степановну тапшырдылар аңа котлау открытку нче россия ФЕДЕРАЦИЯСЕ Президенты В. В. Путин, бүләк, ашамлыклар пакеты һәм котлау открытку нче Башкарма комитеты Алексеевск муниципаль районы С. А. Демидов. Шулай ук бу көнне юбилее белән Прасковью Степановну котладылар рәисе, Алексеевск территориаль профсоюз оешмасы мәгариф хезмәткәрләренең Алена Свистунова директоры, АСШ № 1 Елена Белова һәм башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Татьяна Павлова.

Макарова Прасковья Степановна авылында туа Николаевка Чистай районы Татар АССР күп балалы гаиләдә. Тәмамлап башлангыч мәктәп 1936 елда, уехала " Чистай шәһәре дәвам уку девятилетней мәктәптә. Мәктәпне тәмамлагач, Прасковья Степановна утырды да китте шәһәргә Казан курсларына автоматчиков, кайда узды хәрби әзерлек алты ай. Курсларны тәмамлаганнан соң, укырга кердем читтән торып укырга керә, Учительский институт һәм уехала эшләргә ур., Иванай, Чистай районы, анда һәм эшләдем хәрби вакытта укытучы.

1947 нче елда кияүгә чыгып авыл укытучысы. 1953 елда мәктәпкә авылында Иванай анда эшләгән Макаровы яптылар, аннан соң, Прасковья Степановна белән бергә ире переезжают бистәсенә Алексеевск, анда башлыйлар бергә эшләргә мәктәптә ул математика укытучысы, ул-физика укытучысы. Мәктәптә Прасковья Степановна эшли пенсиягә чыкканчы. Тапты һәм лаеклы воспитала өч бала. Хәзерге вакытта, Прасковья Степановна яши бер фатирында, контрольдә даими попечительством үз балалары һәм оныгы. Ия бер оныгы, ике оныклары һәм бер оныкчык.

Соңгы яңарту: 2024 елның 28 феврале, 10:46

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International