Шимбә көнне “Алексеевск чаң тавышлары” кыңгырау чыңы фестивале кысаларында фәнни-гамәли конференция булып узды.
Бөтен Россиядән, шулай ук Белоруссиядән килгән чаң кагучылар кыңгырау чыңы традицияләрен һәм мәдәниятен саклап калуга багышланган мәсьәләләрне тикшерделәр.
Фестивальнең гамәли өлешендә төрле чаң кагу мәктәпләре вәкилләре мастер-класс үткәрделәр.