Владимир Козонков район кешеләрен Бөек Җиңү көне белән котлады
“Музей язы-2017” республика акциясе кысаларында В.И. Абрамов исемендәге туган як музеенда “Мин – Россия гражданы! Мин – Татарстан баласы!” исемле тантаналы чара үткәрелде, анда яшь алексеевскилыларга паспортлар тапшырылды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе дәүләт ветеринария испекциясенең территориаль бүлеге дәүләт ветеринария инспекторлары ТР буенча ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторлары белән бергә расланган кизү тору графигы нигезендә “Саескан Тавы” стационар контроль үлчәү пункты юл-патруль хезмәте һәм “Камышлы” стационар контроль үлчәү пункты постларында 2016 елда 2000 нән артык автомашина тикшерелде, шуларның 980 е контроль астына алынган йөк белән иде. 107 беркетмә төзелде, 257 мең сумлык штраф салынды. Быел ике айда гына да 21 бозу очрагы ачыкланды һәм 60 мең сумлык штраф салынды. Ташыла торган йөкнең ветеринария-озата баручы документлары булмау һәм ташу кагыйдәләрен бозу төп бозулар булып торалар.